Моның җитди сәбәбе бар.
Олимпия чемпионы Алинә Заһитова карантин вакытын Казанда әти-әнисе янында үткәрәчәк. 17 яшьлек фигуралы шуу остасы картәнисе һәм Масару кушаматлы эте белән бергә кайткан. Шушы көннәрдә Instagram челтәрендә Татарстан башкаласында сәүдә үзәкләренең берсендә төшкән фоторәсеме пәйда булды.
Алинә Заһитова күнегүләрен өйдә дәвам итә. Спортчы Instagram челтәрендә күнегүләр вакытында төшкән видеосын да куйды.
"Өйдә калыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Яхшы кәефтә калу өчен, һичшиксез, спорт белән шөгыльләнегез", — дип яза Алинә.
Алинә Заһитовага Казанда, ким дигәндә, ике атна карантинда булырга туры киләчәк.