+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
10 апрель 2020, 08:35

Футболчылар да карантинда

Мәгълүм булуына, коронавирус инфекциясе таралу хәвефе булу сәбәпле, илдә барлык спорт чаралары туктатылды. Русия футбол союзы Русия чемпионатын 10 апрельгә кадәр туктаткан иде. Шул уңайдан 1 апрельдә оешманың чираттагы утырышы узды.

Мәгълүм булуына, коронавирус инфекциясе таралу хәвефе булу сәбәпле, илдә барлык спорт чаралары туктатылды. Русия футбол союзы Русия чемпионатын 10 апрельгә кадәр туктаткан иде. Шул уңайдан 1 апрельдә оешманың чираттагы утырышы узды.

Анда коронавирус инфекциясе таралуын туктату уңаен­нан агым­дагы елның 31 маена кадәр Русия футбол союзы эгидасы астында үткән футболның барлык төрләрен дә туктатып тору карары кабул ителде. Бу карарга онлайн-режимда үткә-релүче “интерактив футбол” дисциплинасы гына керми.
Шулай ук, барлык Русия клубларында да эш туктатылса да, хезмәткәрләргә хезмәт хакы сакланырга тиеш. Уенчыларга килгәндә, бу вакытта футбол клубларына футболчылар бе­лән булган контракты өзәргә рөхсәт ителми. Әмма илнең футбол җитәкчелеге уенчыларга үз клубларына ярдәм итәргә чакырды. Аларга хезмәт хакларын 30-40 процентка төшерергә тәкъдим ителде, чөнки бу вакытта футбол клублары бернинди акча да эшли алмый.
Беренчеләрдән булып хез-мәт хакын төшерергә “Спартак” командасының уенчылары ризалашты. Башка командалар да, илдәге хәлне аңлап, уртак тел табар дип ышанырга кирәк. Шулай ук, Русия фубол союзы белдерүенчә, агымдагы елның сезонын уйнап бетерергә тырышачаклар. Шуңа күрә киләсе сезон күпмегәдер күчерелергә мөмкин.
Шуны да әйтергә кирәк: башка илләрдә дә футбол 1 июньгә кадәр туктатылды.
Шулай ук, илнең Волейбол федерациясе дә 28 мартка кадәр ярышларны туктаткан иде. Ә инде 29 мартта бу сезонның туктатылуы турында игълан ителде. Регуляр чем­пионатның нәтиҗәләре буенча урыннар да билгеләнде. Русия чемпионы итеп Новосибирски-ның “Локомотив” командасы танылды, икенче урында – Казанның “Зенит”, өченчедә – Кемеровоның “Кузбасс” командалары. Уфаның “Урал” командасы бу сезонны 13нче урында тәмамлады.
Хатын-кызларга килгәндә, беренче урынны – “Динамо-Казань”, икенче урынны – “Локомотив-Краснодар”, өченчене “Уралочка-НТМК” командалары яулады.
Гомумән алганда, күп спорт төрләрендә уеннар тәмам-ланды. Бу аеруча студентлар арасында үткән ярышларга кагыла. Әлеге вакытта иң мөһиме – кешеләр сәламәтлеге!

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас