Тик әлегә моның өчен гәүдә авырлыгы җитми икән.
Олимпия чемпионы Алинә Заһитова әлеге вакытта БДИга әзерләнә һәм институтның спорт менеджменты факультетына укырга керергә уйлый. Элегрәк 17 яшьлек фигуралы шуучы тренерга укырга барачагы турында сөйләгән иде.
— Мин элекке кебек үк шөгыльләнәм, — ди Алинә. — Үземне яңа шөгыльләрдә сынап карыйм. Әйтик, мин рәсемне оста ясыйм икән, бу хобби гына. Парашют белән сикерәсем килә, әмма авырлык җыярга кирәк, диләр. Институтка укырга керәчәкмен, спорт менеджменты факультетына дип уйлыйм.
Быел миңа БДИ тапшырырга кирәк, шуңа уку беренче урынга чыкты, хәзер күнекмәләргә кадәр һәм аннан соң репетиторлар белән әзерләнәм. Моңа кадәр спортка, бигрәк тә Олимпиадага әзерлек чорында күбрәк вакыт бирелә иде.
2019 елның декабрендә Заһитова спорт карьерасын туктатып тору турында игълан итте һәм боз шоуларында гына чыгыш ясый башлады.