+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
2 июнь 2020, 08:15

“Егылсаң, торып баса бел!”

Халыкара класслы спортмастеры Илмир Хазетдинов шулай ди.

Халыкара класслы спорт
мастеры Илмир Хазетдинов шулай ди.

Спорт юлы иң югары үрләрне яулар өчен салынган сукмаклардан үткәндә җиңү һәм җиңелү белән бәйле. Кешенең тормыш юлы да ниндидер үрләр яулау, җиңү һәм җиңелү белән сугарылган. Моңа балачактан әзер булганнар югалып калмый, егылган саен, яңадан торып, юлын дәвам итә. Чөнки балалар спорттагы җиңү яки җиңелү белән никадәр иртәрәк очрашса, шундый ук хәлнең тормыштагы чынбарлыкта да булуын аңлый.

Алар бүгенге җиңелүнең ул кадәр үк мөһим түгеллеген, ә иртәгәсе көндә оту, җиңү мөмкинлеге булачагына ышана. Һәрвакыт җиңүгә исәп тоткан көчле характерлы балалар тормышта нинди дә булса авырлык килеп тууын да тыныч кабул итә. Чөнки алар гел генә беренче булырга мөмкин түгеллекне белә. Спорт, шулай ук, карарлар кабул итүдә мөстәкыйльлек кебек коммуникатив сәләтләрен үстерүгә уңай йогынты ясый. Менә шуңа күрә дә балаларны кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнергә өндәргә, үрнәк күрсәтергә кирәк. Халыкара класслы спорт мастеры Илмир Хазетдинов та кече яшьтән спортны үз иткән, шуңа күрә зур нәтиҗәләргә ирешкән.
Илмир Хазетдинов спортның чаңгыда трамплиннан сикерү төрен сайлаган. Хезмәт сөючәнлеге, сабырлыгы, максатчанлыгы, үз өстендә даими эшләве аркасында ул җиңү артыннан җиңү яулый. Илмир Хазетдинов — берничә тапкыр Русия чемпионаты призеры, Русия чемпионы, 2015 елда узган Бөтендөнья Универсиадасы җиңүчесе (команда) һәм көмеш призеры, Сочидагы Олимпия уеннарында катнашучы. Илмир Ришат улы Уфа югары спорт осталыгы мәктәбендә шөгыльләнә.
— Мин спортка абыем үрнәгендә 6 яшемдә килдем. Без Уфага күченгәч, абыем Рәзил укыган мәктәпкә, чаңгыда трамплиннан сикерү бүлеге тренеры килеп, балаларны спорт мәктәбенә шөгыльләнергә чакыра. Абыем бик үҗәтләнеп, яратып йөри башлагач, мин дә аңа ияреп бардым. Тренерлар каршы килмәде. Шулай итеп, 6 яшьтән спортка кереп киттем. Әлбәттә, бу шөгыль җиңелдән түгел. Безнең балачак хатирәләре — мәктәптә уку, дәрестән соң спорт мәктәбе, кич өйгә эшләрне хәзерләү. Бу вакытның һәр минутын кадерли белергә, дөрес файдаланырга өйрәтте. Абыем Рәзил дә Русиянең спорт мастеры исемен яулады. Ул бүген гаиләсе белән Норильск шәһәрендә яши.
Тырышлык булмаса, буада балык та тоталмыйсың дигәнне мин бик иртә аңладым. Кечерәк чакта кумирларга тиңләшеп, аларга охшарга тырышу теләге белән янасың. Ә инде җиңүнең бер тәмен белгәч, тагы да югарырак үрләрне яулау теләге туа. Гомумән, мин тренерларым — Владимир Никулинга, Рамил Абраровка зур рәхмәтлемен.
Спорт – ул беренче чиратта тәртип. Менә шул тәртипкә тренерларым белән беррәттән әнием дә өйрәтте. Ул ике улын да “прәннек һәм чыбыркы” ысулы белән тәрбияләде. Миңа калса, бу бик дөрес тә, чөнки бала артык иркә булып үсәргә тиеш түгел.
Әнием Рузалия — тумышы белән Илеш районының Иләкшиде авылыннан. Балачакта без җәйге ялларыбызны авылда үткәрергә бик ярата идек. Картәтием Миңнеәхмәт белән картәнием Фәнизә җәйге каникуллар чорында барлык оныкларын җыеп, кадер-хөрмәт күрсәтте, авылдагы барлык эшләргә дә өйрәтте. Алар үз үрнәкләрендә тырыш, уңган 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, картәтиебез инде бакыйлыкка күчте. Картәниебез әлеге вакытта нигез җылысын саклап яши. Инде аның янына үзебезнең балалар белән кунакка кайтып йөрибез, — ди Илмир Хазетдинов.
Спортчының әнисе Рузалия Хазетдинова да үз хатирәләре белән бүлеште:
— Ульяновскидан Уфага күченгәч тә улларым спорт түгәрәгенә йөри башлады. Әлбәттә, мин моңа каршы килмәдем. Мөмкинлегем булганда кичке тренировкаларына барып, алар белән бергә шөгыльләнеп, батутларда сикерә идем. Балаларым тормышында спорт ныклы урын биләгәнен аңлагач, теләкләренә каршы төшмәдем. Минем аларга бары тик ике генә шартым бар иде — урта мәктәптә “4” һәм “5” билгеләренә өлгәшү һәм тәртип. Алар бу шартларны кабул итеп, яраткан шөгыльләрен ташламады. Ә Илмирга профессиональ спортчы булырга да язды. Һәр әни кебек, мин үз балаларымның уңышларына шатланып, дәртләндереп торырга тырыштым. Әлбәттә, хафаланган чакларым да булды. Хәтеремә нык сеңеп калганы —14 яшьлек чагында Илмирны берүзен поездга утыртып Мәскәү кадәр Мәскәүгә чыгарып җибәрүем. Аңа ниндидер ярышларга барырга кирәк иде. Кесә телефоны юк, элемтәсез чаклар бит. Тиешле урынга барып җитеп, исән-имин икәнлеген хәбәр иткәнче ут йотуым әле булса хәтеремдә. Аллаһка шөкер, улларым йөземә кызыллык китермәде. Инде оныклар сөю бәхете дә бүләк иттеләр, — ди Рузалия апа.
Әйе, спорт – ул тәрбияче, ә инде тәрбиянең башы — гаиләдә икәнлеген тагын бер кат исбатлады язмам герое. Илмир Хазетдиновның, һәр спортчыныкы кебек үк, иң зур хыялы — Олимпия уеннары чемпионы булу. Аның бу максатына ирешүенә чын күңелдән ышанабыз һәм уңышлар телибез!

Зөһрә ИСЛАМОВА.


Читайте нас