+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
6 июнь 2020, 17:20

"Мин һәр спорт корылмасына сөенәм"

Радий Хәбиров Шаран районында Иҗат һәм спорт үзәгендә булды.

Радий Хәбиров Шаран районында Иҗат һәм спорт үзәгендә булды.
Шаран районы үзәгенең Авыл балалар иҗат һәм спорт үзәгендә 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге 2 300 бала шөгыльләнә. Ул элекке кинотеатрда оештырылган. Бинаны реконструкцияләү узган елда тәмамланды. Үзәк укучылары Русия һәм республика ярышларында, фестивальләрдә югары нәтиҗәләргә ирешә.
Биредә физкультура-спорт юнәлешенә аерым игътибар бирелә. Балалар спорт көрәше, милли көрәш, волейбол, баскетбол, хоккей, шахмат, шашка, футбол, спорт туризмы, каратэ, дзюдо, тхэквондо, җиңел атлетика белән шөгыльләнә.
Узган елда «Спорт - тормыш нормасы» проекты кысаларында биредә ГТО нормативларын тапшыру өчен йомшак өслекле мәйданчык җиһазландырдылар. Ул 26 төрле тренажёрдан тора. Бу максатларга федераль бюджеттан 2,5 млн сум акча бүлеп бирелгән.
- Мин теләсә нинди спорт корылмасына сөенәм. Кинотеатр җимерелгән урында алар чын, яхшы зал ясаган, - диде Радий Хәбиров бүген әлеге залны караганда. - Хәзер бездә пандемия аркасында бассейннар төзү программасы буенча тәнәфес. Әмма 2024 елга кадәр һәр муниципалитетта бассейн булырга тиеш. Монда ул да төзелә, һәм без бу хәлне бераз тизләтербез.
Фото:glava.rb
Читайте нас