+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
14 июнь 2020, 06:20

Скандинав йөреше: ничек дөрес итеп башларга?

Соңгы елларда скандинав йөреше бик популярлашып китте. Аның сәламәтлеккә файдасы бик күп диләр.

Соңгы елларда скандинав йөреше бик популярлашып китте. Аның сәламәтлеккә файдасы бик күп диләр.
Аның белән ничек дөрес итеп шөгыльләнә башларга?

Бу сорауга табиб-невролог Лилия Кадыйрова җавап бирә:

– Белгечкә мөрәҗәгать итеп, аннан бер-ике дәрес алырга киңәш бирер идем. Ул сезгә дөрес юнәлеш бирәчәк. Скандинав йөреше өчен таякларны да дөрес сайларга кирәк. Чаңгы таякларын кулланган очракта, кулларга, җилкә, арка мускулларына артык көч килә.
Икенчедән, Скандинав йөреше өчен чыгарылган таякларда махсус перчатка бар. Ул кул чуклары дөрес хәрәкәт итсен өчен кирәк.
Өченчедән, чаңгы таякларының асфальтта, башка каты өслекләрдә йөрү өчен салынмалы резин «башмак»лары юк, шуңа металл очлык тиз яраксызга чыга. Күнекмәләр өчен таяк бик җиңел булырга тиеш. Яңарак шөгыльләнә башлаучыларга атнага уртача егерме-утыз минут та җитә. Күнекмәләр алдыннан зарядка ясарга киңәш итәбез, ул ун минут тирәсе була. Күнекмәдән соң да зарядка ясап алыгыз, - дигән ул "ВТ" хәбәрчесенә.

Фото: dicask.ru
Читайте нас