+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
30 июнь 2020, 13:50

Уфада яңа стадион кайчан булыр?

Бүген "Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш" форумы кысаларында "Уфа шәһәренә нинди стадион кирәк?" - дигән темага багышланган "түгәрәк өстәл" узды.

Бүген "Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш" форумы кысаларында "Уфа шәһәренә нинди стадион кирәк?" - дигән темага багышланган "түгәрәк өстәл" узды.

Анда Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин чыгыш ясады.

Секция көн тәртибенең төп пункты - заманча стадион спорт объекты гына түгел, ә күп функцияле иҗтимагый киңлек тә, ул шәһәр мохитенең мөһим элементына әйләнә, дигән тезис булды.

- Киләчәк стадионы - киңкүләм физик культура белән шөгыльләнү урыны. Бу комплекслы корылма булырга тиеш, анда һәр килгән кеше үзен мөмкин кадәр күбрәк спорт төрендә сынап карый, шәхси өстенлекләрен ачыклый, балаларын китерә, үзенә яңа тәҗрибә алалыр иде, - дип билгеләп үтте Өлфәт Мостафин.

Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Уфа шәһәрендә физик культура һәм спорт белән даими нигездә 440 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Бу - башкалада яшәүчеләрнең 44 проценты, шуларның 78 проценты - балалар һәм яшьләр, 33 проценты – урта яшьтәге һәм 9 проценты – өлкән яшьтәге кешеләр. Нәкъ менә шуңа күрә Уфада даими эшләүче стадион кирәк.

- Бүген Уфада спортның күп төрләре популяр. Бу - хоккей, волейбол, футбол, гандбол, чаңгы, спидвей, көрәш. Теге яки бу дәрәҗәдә һәр төр үз мәйданчыгы белән тәэмин ителгән. Якын арада Волейбол, Көрәш, шулай ук Гимнастика үзәкләре төзеләчәк. 2019 елда без Спорт әзерлеге үзәге, Шорт-трек үзәге, яңа бассейн төзедек, шулай ук капиталь ремонттан соң «Нефтяник» бассейнын ачтык, - дип сөйләде Өлфат Мостафин.

Алга таба Өлфәт Мостафин хәзерге «Уфа» футбол клубы стадионының географик урнашуы шәһәр халкын бик үк канәгатьләндерми, дип билгеләп үтте.

- Әйе, яңа арена кирәк, әмма ул күпфункцияле булырга тиеш. Анда профессиональ һәм киңкүләм спорт булырга тиеш, арена һәркем өчен дә ачык булырга тиеш. Әлегә төзелеш сроклары турында сөйләү авыр, берничә мәйданчык карала. Планлаштырылган сыйдырышлылык -20 меңгә кадәр кеше, - дип нәтиҗә ясады башкала хакимияте башлыгы.

Фото: ufaciti


Читайте нас