Халыкара шашка буенча Европа кубогы өчен онлайн-турнир башланды.
1 августта Халыкара шашка буенча яшьләр Европа кубогы өчен онлайн-турнир башланды. Башкортстан данын Уфа, Стәрлетамак, Ишембай һәм Баймак шәһәрләреннән 44 спортчы яклый.
Чемпионнар ике спорт дисциплинасында: блиц һәм рапид, биш яшь төркемендә (10, 13, 16, 19, 26 яшь), егетләр һәм кызлар арасында билгеләнәчәк. Ярышлар 9 августта тәмамланачак.
Әйтергә кирәк, Башкортстан яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле 150дән артык онлайн-турнир үткәрде, ә республиканың шашка уены яратучылары һәм профессионаллары 300дән артык читтән торып ярышларда, шул исәптән Халыкара һәм Бөтенрусия ярышларында катнашты.