Бу хәл Уфаның Дим бистәсендәге Ухтомский урамында булган.
Барысы да башкаланың Ухтомский урамында башлана. 52 яшьлек хатын ирен, улын һәм оныгын утыртып өенә кайта. Ишек алдына килеп туктагач, алар яныннан зур тизлектә "Приора" машинасы узып китә. Шул вакытта кечкенә кыз машинадан чыгып, узып баручы машина астында кала яза.
Ә анысы ерак түгел барып туктый, аннан яшь егет күренә. Кызның әтисе егетнең адекват булмавына кисәтү ясый, ә анысы, йөгереп килеп, бөтен көченә ирнең йөзенә суга.
Шул вакытта вакыйгалар урыны янындагы компьютер клубыннан бер төркем егет чыга һәм сугышка кушыла. Аларның кызлары да читтә калмый, егетләргә "көч биреп" тора. Бөтен гаилә "йодрык яңгыры" астында кала, кечкенә баланың күз алдында ирләрне егып тукмыйлар, ә 52 яшьлек хатынны йөзе белән асфальтка бәрәләр. Нәкъ менә ул полиция чакыртырга өлгерә.
Иң аянычлысы полиция бүлекчәсендә башлана. Баксаң, "Приора"дагы 19 яшьлек егет - спорт даирәсендә танылган дзюдочы, бик күп титуллар иясе һәм Казаннан Олимпия резервы мәктәбе вәкиле икән. Ул үзен бик дорфа тота. Ә аның ярымисерек дус кызлары икенче машинадагы ирләрнең аларны кыйнавы турында гариза яза.
Унлаган кеше тукмаганнан соң, гаҗәеп рәвештә исән калган гаилә барлык даирәләргә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Фото:
https://bash.news/