+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
11 сентябрь 2020, 07:50

Раевкада да бассейн бар

Тантанада район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, Русия Дәүләт думасы депутаты Алексей Изотов, «Төзелеш фирмасы - 15 БНЗС» җәмгыяте иректоры Әлфәт Хәсәнов һәм башкалар катнашты.

Тантанада район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, Русия Дәүләт думасы депутаты Алексей Изотов, «Төзелеш фирмасы - 15 БНЗС» җәмгыяте иректоры Әлфәт Хәсәнов һәм башкалар катнашты.

Спорт залында кунаклар игътибарына фитнес-аэробика буенча бию композицияләре һәм спортның уен төрләре буенча тренировка дәресләре тәкъдим ителде, ә бассейнда Бәләбәй шәһәреннән килгән спортчыларның һәм Әлшәй районы җыелма командасының синхрон йөзү буенча күрсәтмә чыгышлары узды.

Комплексның гомум мәйданы - 3087,4 квадрат метр, бинада 25 метрлы дүрт юллы бассейн урнашкан. Шулай ук проектта спорт залы, тренерлар, киенү-чишенү бүлмәләре, вестибюль һәм башка ярдәмче бүлмәләр каралган. Объект халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен дә ачык булачак: бассейн гидравлик күтәрткеч, пандуслар белән җиһазландырылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу - Әлшәй районы үзәгендә икенче зур спорт объекты, әмма әлегә бассейнлы бердәнбер объект. Комплексның бәясе - 150 миллион сум тирәсе.

Фото: Әлшәй районы хакимияте
Читайте нас