Элегрәк Башкортстан хоккейчылары авыр хәлдә калган иде. Танылган команда пандемиядән соң финанс ярдәмсез калган.
Әмма Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 10 сентябрь кичендә республика хоккей клубын республика финанс "канаты" астына ала дигән карарга кул куйды. Хәзер команда турыдан-туры республика бюджетыннан финанслаячак.
Акча нәрсәгә китәчәк? Документта барысы да санап үтелгән: клуб хезмәткәрләренең, тренерларның һәм спортчыларның хезмәт хакы, календарь планы нигезендә чаралар үткәрү, шулай ук коммуналь һәм башка хуҗалык чыгымнарын каплау.
Хоккей клубына аерым таләпләр куелды. Әйтик, клубның салымнар буенча бурычлары булмаска, ә устав капиталында чит ил кешеләре өлеше 50 проценттан артмаска тиеш.
Моннан тыш, уенчыларның чемпионатларда катнашуга рөхсәте булырга, үз спорт мәктәбе эшләргә тиеш. "Салават Юлаев" хәзердән башлап физкультура һәм спортның инновацион программаларын гамәлгә ашыруда катнашырга, шулай ук коммерциягә карамаган оешмаларга грант алу буенча конкурста катнашырга тиеш.
Шулай ук, клуб үзенең барлык казанышлары турында киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә сөйләргә тиеш булачак.
Фото: bash.news сайтыннан