+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
13 сентябрь 2020, 14:05

Марафончылар яшь ярымлык Ранэльга ярдәм итә

"Бердәм Русия"нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Әхмәдинуров бүген Уфада Халыкара марафонда йөгерде.

"Бердәм Русия"нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Әхмәдинуров бүген Уфада Халыкара марафонда йөгерде.

Республика парламенты вице-спикеры яшь ярымлык Ранэль Сәхиповка ярдәм итәчәк, сабый абилитация курсына мохтаҗ.

"Әгәр хәзер аңа ярдәм итмәсәң, ул гомерлеккә инвалид булырга мөмкин. Мондый узыш - спортны һәм балаларга ярдәм итүне берләштерү өчен менә дигән мөмкинлек. Алтынчы Уфа халыкара марафоны кысаларында йөгерешчеләр балаларны дәвалау өчен 800 мең сумнан артык акча күчерде. 500 бала ярдәм алачак ", - диде Рөстәм Әхмәдинуров.

Ярышта профессиональ спортчылар, йөгерүне һәм скандинав йөрешен яратучылар катнашты, алар арасында - республика җитәкчелеге вәкилләре, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре. Әйтик, Башкортстанның халык артисты Әскар Абдразаков - ике чакрым, республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин 21,1 чакрым араны үтте.

"Безнең проблеманы хәл итүдә шулкадәр игелекле кешеләр катнашыр, дип уйламадык та! Без дә киләчәктә йөгерәчәкбез һәм киләчәктә мондый марафоннарда үзебез дә катнашачакбыз, дип вәгъдә итәбез”, - дип белдерде Ранэльнең әнисе Гүзәл Сәхипова.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас