+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
16 сентябрь 2020, 07:35

Радий Хәбиров яшь хоккейчыларны "Салават Юалев" матчына чакырган

Кичә «Салават Юлаев» һәм «Торпедо» хоккей клублары матчында махсус ложада Баймактан 12 яшь хоккейчы һәм «Комета» командасы тренерлары булды.

Кичә «Салават Юлаев» һәм «Торпедо» хоккей клублары матчында махсус ложада Баймактан 12 яшь хоккейчы һәм «Комета» командасы тренерлары булды.

Өч елдан артык хоккей белән шөгыльләнүче балалар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чакыруы буенча «Уфа-Арена»га килде.

Баймак спортчылары районның җиңүчеләре, призерлары булып тора. Узган елда алар Сибай шәһәрендә узган «Алтын шайба» турниры призерлары булды. Ә турнирның иң яхшы уенчылары булып - Эмиль Шәрипов, Константин Аксенов, иң яхшы капкачы дип Раян Арсланов табылган.

Фото: Башинформ
Читайте нас