25-29 сентябрьдә Уфада Р. Баталова исемендәге Башкортстан спорт әзерлеге үзәге базасында сукырлар арасында җиңел атлетика буенча Русия чемпионаты уза.
Анда Русиянең 29 субъектыннан 147 спортчы катнаша.
Чара «Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында уза.
Ярышларда катнашучылар җиңел атлетика буенча йөгерү, ядрә, диск һәм сөңге ыргыту, озынлыкка сикерү кебек дисциплиналарда көч сынашачак.
Фото: bashinform.ru