+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
27 сентябрь 2020, 14:05

Тренерлар авылга да килсен!

Республикада "Авыл тренеры" программасы буенча акчалата сертификатлар тапшырыла башлады.

Республикада "Авыл тренеры" программасы буенча акчалата сертификатлар тапшырыла башлады.
«Бүген мин "Авыл тренеры" программасы кысаларында акчалата сертификатлар тапшырдым, — дип язган социаль челтәрләрдәге үз битендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Программаның илдә тиңнәре юк. Без аны спорт шәһәрдә генә түгел, авылларда да үссен өчен башлап җибәрдек. Исегезгә төшерәбез, авылларда халыкның 40 проценты диярлек яши һәм без шәһәрдә яшәүчеләргә генә түгел, ә авыл халкына да уңайлы тормыш тәэмин итәргә тиеш. Ә балаларны секциягә, яхшы тренерга бирү мөмкинлегеннән башка бу уңайлы тормышмы соң?»

Хәзерге вакытта спортның 11 төре буенча беренче 15 тренер билгеләнгән, алар 600 мең сум алачак. Бу ел ахырына кадәр булачак. Андрей Назаров сүзләренә караганда, киләсе елда башлангыч дәвам итәчәк.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас