+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
30 сентябрь 2020, 11:35

Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк!

Башкортстанда инвалидлыклары булган кешеләр арасында иң көчле спортчыларның исемнәрен ачыкладылар.

Башкортстанда инвалидлыклары булган кешеләр арасында иң көчле спортчыларның исемнәрен ачыкладылар.
Мәләвез районының Нөгеш сусаклагычы буенда инвалидларның спорт бәйрәме - "ИнваФест" узды. Бөтен республикадан 100дән артык спортчы поуэрлифтинг һәм гер спорты ярышларында катнашты. Проектны Башкортстан Республикасы Гражданнар җәмгыятенә булышлык фонды гранты ярдәме белән Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең республика оешмасы тормышка ашырды.
"ИнваФест»ны ачу тантанасы әлеге оешма җитәкчесе Олег Ротовның сәламләү сүзе белән башланып китте:
- Безнең чара узуына мин бик шат. Кешеләр спортны, бер-берсе белән аралашуны сагынды. Мәләвез районы җитәкчелегенә, республика Гражданнар җәмгыятенә ярдәм фондына һәм «ИнваФест»ны тормышка ашыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерәм.
Гражданнар җәмгыятенә ярдәм фонды директоры урынбасары Роман Низаметдинов проект стартына уңай бәя бирде:
- Пандемия белән бәйле шартлар булу сәбәпле, оештыручыларга бу чара җиңел генә бирелмәгәнлеген беләм. «ИнваФест»ның беренче этабы узуына без бик шат. Һәр спортчыга уңышлар телибез! Бу чираттагы спорт бәйрәме генә түгел, бу - үз-үзең белән көрәш. Хәтта өйдән чыгу өчен дә күп кенә инвалидларга зур каршылыклар белән очрашырга туры килә. «ИнваФест»та катнашучылар арасында республика гына түгел, Русия бүләкләре һәм рекордлары ияләре дә бар.
Менә инде 20 елдан артык Мәләвездә яшәүче Ирина Пушка пауэрлифтинг дисциплинасында алдынгылыкны бирми. Сентябрь башында ул Кырымда үткән «ПАРАКРЫМ» фестивалендә алтын медаль яулаган. Үз авырлыгында Ирина шәхси зачетта «ИнваФест " барышында да беренче урынны яулады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча турнир таблицасы түбәндәгечә күренә. Гер спортында:
- 1 урын - Мәләвез районы;
- 2 урын - Кумертау шәһәре;
- 3 урын - Стәрлетамак шәһәре.
Пауэрлифтингта:
- 1 урын - Салават шәһәре;
- 2 урын - Күмертау шәһәре;
- 3 урын - Мәләвез районы.
«ИнваФест» спорт фестивале проекты физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында спортны үстерүгә һәм ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Фото: мк.ру
Читайте нас