+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
2 октябрь 2020, 06:55

Уфа – Бакалы арасы атлап кына кайтасы...

Район юбилеена багышлап 175 километрлы тәүге марафонны оештыруыбызга – 20 ел.

Район юбилеена багышлап 175 километрлы тәүге марафонны оештыруыбызга – 20 ел.

2000 елның көзендә туган ягым Бакалы районы 70 еллыгын билгеләп үтте. Юбилей уңаеннан районыма онытылмас бүләк ясыйсым килде.

Мин – СССР спорт мастеры, җиңел атлетика буенча күп тапкыр дөнья чемпионы. Бразилиянең Порту-Алегри шәһәрендә ветераннар арасында үткән дөнья чемпионатында дүрт алтын медаль яуладым. Япония, Австралия, Испания, Пуэрто-Рико һәм башка илләрдә үткән бик күп ярышларда җиңдем.
Уфа белән Бакалы арасы – 175 километр. Үземнең организмның мөмкинлекләрен белеп, бу араны спортча атлап узарга ниятләдем. Теләгемне тормышка ашыру өчен районның спорт комитеты рәисе Николай Сазыкинга шалтыраттым. Ул мине хуплады һәм оештыру эшендә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Хәтта бу чараны тагы да колачлырак итәргә тәкъдим итте. Шул елны Уфа, Кушнаренко һәм Чакмагыш районнары да юбилеен билгели иде, без аларның вәкилләрен дә ярышка җәлеп иттек. Шулай итеп бәйгедә 3500 кеше катнашты.
Чарада бөтен Башкортстанга танылган кешеләр, журналистлар конкурслары лауреаты Фирдәвес Җиһаншин, күренекле йөгерүче Александр Мрясов 175 километрны үтте. Һәр районда концертлар белән каршы алдылар, ә урындагы телеви­де­ниеләрдә безнең марафонны күрсәттеләр. Гәзитләр битләрендә дә без булдык.
Өч көн дәвамында трассада булдык. Шунысы куанычлы, Чакмагыштан алып Бакалыга кадәр минем белән бергә элекке укучым, әлеге вакытта республиканың иң яхшы ветеран йөгерүчесе, Иске Маты авылы мәктәбе укытучысы Альберт Якимов йөгерде. Шулай ук бу трассаны сыйныфташым Ваис Ахунов та үтте.
Авыл мәктәпләре директорлары, сыйныф җитәкчеләре, йөгерү югары дәрәҗәдә узсын өчен күп көч куйды. Аларның ярдәме белән малайлар һәм кызлар киңкүләм спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп ителде. Шул уңайдан оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә.
Элекке район башлыгы Рәмис Дәүләтовка рәхмәтлемен, ул марафонда җиңүчеләрне котлады. Районның спорт комитеты рәисе Николай Сазыкин бу акциянең кураторы булды. Чараны яктыртуда спорт энтузиасты, телеоператор-җәмәгатьче Фәйләс Муллагалиев зур ярдәм күрсәтте.
“Якташлар – бакалылылар” җәмгыяте җиңүчеләр өчен күпсанлы бүләкләр әзерләгән иде. Аларны профессиональ спортчы, энем Геннадий Күчүмов тапшырды. Кызганычка каршы, ул вафат инде. Бүләкләр белән биш яшьлек кыз Александра Каштанова, киңкүләм спортның тәҗрибәле вәкилләре Ваис Ахунов, Геннадий Никоноров та бүләкләнде. Арытаба Бакалы спортчыларын шигырьләр белән бәйрәм кунагы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лев Пайкин сәламләде.
Бәйрәм үзешчәннәр чыгышы белән тәмамланды. Барысы да салкын яңгыр турында онытты. Һәркем күңел күтәренкелеге алды. Һичшиксез, ветераннар­ның үрнәге йөзләгән катнашучыга ярдәм итте. Бу ярыш район халкы күңелендә калды. Бүгенге көндә йөзләрчә бала спортның бу төре белән шөгыльләнә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара.
Ярышны оештыру һәм үткәрү буенча зур эш башкарган өчен Бакалы районы хакимиятенә аерым рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук хакимият башлыгы Александр Андреевка күрсәткән игътибары, Катай мәктәбендә музей ачкан, юбилей тантаналарын оештырган һәм үткәргән өчен рәхмәтемне җиткерәм. Шулай ук район мәгариф бүлеге начальнигы Лилия Галиевага укучылар арасында физик культура һәм спортны үстерү буенча зур эш башкарганы, Катай урта мәктәбендә спортча атлау секциясе эшенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм.
Язмамның ахырында апам турында берничә сүз әйтәсем килә. Ул минем тормышымда җитди роль уйнады. Тормыш аны яшь чакта ук Дүшәмбе шәһәренә алып китә. Анда ул югары уку йортын тәмамлый һәм гомер буе укытучы булып эшли. Гаиләбез зур булганлыктан, әти-әнигә ярдәм итү йөзеннән ул мине һәм туганымны үзе янына алып китте. Безне аякка бастырып, белем бирде, арытаба эш табуда ярдәм итте. Кызганычка каршы, бүген ул безнең арада юк, әмма ул һәрвакыт күңелемдә яши.

Әгълә КҮЧҮМОВ,
спортча атлау буенча тугыз тапкыр дөнья чемпионы, Бакалы районының шәрәфле шәхесе, Русиянең мактаулы спорт ветераны.
Читайте нас