+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
6 октябрь 2020, 07:20

Уфаның иң көчле көрәшчеләре ачыкланды

Уфада спорт профилендәге 5нче республика интернат-мәктәбе базасында 18 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр арасында “грэпплинг” спорт көрәше буенча Бөтенрусия турнирына команда сайлап алулары белән бергә округ судьяларының семинары узды. Чараның генераль партнеры Евразия халыклары ассамблеясенең Башкортстандагы вәкиллеге булды.

Уфада спорт профилендәге 5нче республика интернат-мәктәбе базасында 18 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр арасында “грэпплинг” спорт көрәше буенча Бөтенрусия турнирына команда сайлап алулары белән бергә округ судьяларының семинары узды. Чараның генераль партнеры Евразия халыклары ассамблеясенең Башкортстандагы вәкиллеге булды.

“Грэпплинг” — спорт көрәше төрләреннән җыел­ган алымнарны үз эченә ала. Шуның аркасында “грэпплинг” белән шөгыль­ләнүче көрәшче дзюдо, хәрби самбо, ирекле һәм грек-рим көрәше техникасын белә дигән сүз. Моннан тыш, бу көрәштә көч төп рольне уйнамый, монда спортчының техникасы беренче планга чыга. “Грэпплинг” яшь спорт төре булуга карамастан, дөньяда зур популярлык алган.

Иң яхшы 80 спортчы (алар­ның 40ы — Башкортстаннан, 40ы — Идел буе федераль округы субъект­ларын-нан) округ җыелма командасына керде.

“Грэпплинг” — ул кызыклы һәм динамик көрәш, шуңа күрә ярышларда яңа уенчылар, шул исәптән кызлар да елдан-ел күбрәк катнаша. Безнең төбәктә 2011 елдан бирле бу төрне Башкортстанның “Грэпплинг” спорт көрәше федерациясе” төбәк физкультура-сәламәтләндерү иҗти­магый оешмасы үстерә. 2011-15 елларда балалар, яшүсмерләр, яшьләр катнашлыгында биш бәйге үткә­релгән. 2016 елда “грэпплинг” спорт көрәше дисциплиналары составына кертелде, ә тиздән Олимпия уеннары спорт төре булачак.

Семинар кысаларында Идел буе федераль окру-гының 6 субъектыннан 16 судья катнашты, аларның 10сы Русия беренчеле­генең судьялар коллегиясе составына аккредитация­ләнде.

— Әлеге судьялар семинары кысаларында сайлап алынган җыелма ко­манда октябрь башында Мәскәү өлкәсендә Бөтен­русия ярышларында үз төбәкләре данын яклады, — дип шә­рехләде Башкорт­станның “Грэпплинг” спорт көрәше федерациясе” төбәк физкультура-сәламәт­лән­дерү иҗтимагый оешмасы директоры, Башкортстанда Евразия халыклары ас­самблеясенең спорт буенча советы рәисе урынбасары Ирек Мостафин.

Бөтенрусия ярышында 1000 мең­нән артык спортчы катнашкан. Башкортстан данын 62 кеше яклаган, шулар­­ның 15е төрле дәрә­җәдәге медальләр яулаган. Гомумән алганда, республика көрәшчеләре 3 алтын, 9 көмеш, 11 бронза белән бүләкләнгән.



Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас