Баймакта шашмат буенча район кубогы өчен көрәш башланды.
19 октябрьдә шахмат буенча Баймак районы кубогының 3нче этабында иң көчле ун спортчы катнашты.
Турнир 9 тур дәвамында узды. Анда 8 балл җыеп, этап җиңүчесе итеп Урал аръягы чемпионы Гамзат Ибраһимов танылды. Ханнана Сырлыбаева һәм Искәндәр Фәизов активында 6 балл, Артур Хәбибуллин - 5,5, Лилия Уразгулова һәм Илья Захаров 5әр балл җыйганнар.
Район кубогының йомгаклау этабы декабрьдә узачак. Барлык этапларның нәтиҗәсе буенча район кубогы иясе билгеләнәчәк. Шуны да билгеләргә кирәк: турнир барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп оештырылды.
Фото: Баймак районы хакимияте сайтыннан