+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
4 ноябрь 2020, 10:23

Башкортстан спортчылары 2 миллион сум алачак

Бу “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында мөмкин булды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 28 октябрьдә көченә кергән указына ярашлы, Башкортстан исеменнән чыгыш ясаучы спортчылар, ярыш нәтиҗәләренә карап, ике миллион сумга кадәр матди бүләк алырга мөмкин.

Бу “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында мөмкин булды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 28 октябрьдә көченә кергән указына ярашлы, Башкортстан исеменнән чыгыш ясаучы спортчылар, ярыш нәтиҗәләренә карап, ике миллион сумга кадәр матди бүләк алырга мөмкин.

Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннарында беренче урын алган спортчылар 2 миллион сум акча алачак. Көмеш медальлеләр хәзер 1,5 миллион сумга дәгъва итә алачак, ә бронза призерлары 1 миллион сум алачак. Бу ярышларда призлы урыннар өчен бүләкләү суммасы 500 мең сумга артты.

Яшүсмерләрнең Олимпия уеннарында беренче һәм икенче урыннар алган өчен бүләкләү суммасы 50 мең сумга артты: хәзер алтын медальләргә ия булучыларга – 300 мең сум, икенче урын өчен 250 мең сум түләнәчәк.
2020 елдан башлап беренче тапкыр, шулай ук, 4-8 урыннарны алган спортчыларны да акчалата бүләкләр көтә. Олимпия, Паралимпия, Сурдлимпия уеннарында - 200 мең, яшүсмерләрнең Олимпия уеннарында бу урыннар өчен 75 мең сумга бүләкләячәкләр.

Русия чемпионатларында, Бөтендөнья универсиадаларында, Европа уеннарында призлы урыннар алган спортчыларга да акчалата түләүләр билгеләнгән.

Шулай ук дөнья, Европа чемпионатларында, дөнья, Европа беренчелекләрендә һәм Олимпия уеннары булмаган спорт төрләре буенча дөнья чемпионатларында призлы урыннар өчен матди бүләкләү күләме артты.

Бер яисә берничә призлы урын, җәйге һәм кышкы Олимпия, Паралимпия, Сурдлимпия һәм яшүсмерләрнең Олимпия уеннарында 4-8 урыннарны алган спортчыларның тренерларына, шулай ук Европа уеннарында, чемпионатларда, кубокларда, дөнья һәм Европа беренчелекләрендә, Бөтендөнья Универсиадасында һәм Русия чемпионатларында бер яисә берничә призлы урыннар яулаган тренерларга бүләк спортчы алган акчалата бүләкнең 50 проценты күләмендә билгеләнә.

Фото: balakovo24.ru
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас