+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
5 ноябрь 2020, 10:45

Тизрәк, югарырак, көчлерәк...

Сибайда тиздән күпфункцияле спорт мәйданчыгы ачылачак.

Сибайда тиздән күпфункцияле спорт мәйданчыгы ачылачак.

Бу ил Президенты Владимир Путинның май указын үтәү максатында "Демография" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында мөмкин булды.

Гомумән алганда, шәһәрдә күптән «Хезмәткә һәм оборонага әзер " Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының сынаулар (тестлар) нормативларын үтәү буенча халыкка тест үткәрү һәм оештыру өчен барлык шартлар да тудырылган.

Хәзер биредә тагын бер спорт мәйданчыгы ачылачак. Бүгенгә инде анда барлык спорт җиһазлары да урнаштырылган диярлек. Мәйданчык йөкләнешнең үзгәртелгән авырлыгы белән 20 урам тренажерын үз эченә ала.

Тренажерлар түбә һәм яктырту системасы белән җиһазландырылган, бу исә шәһәрлеләргә елның һәр сезонында һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында спорт белән бушлай шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк. Тиздән, барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, спорт төрләре буенча ярышлар уздырылыр дип көтелә.

Фото: Сибай хакимияте сайтыннан.
Читайте нас