Ишембайда футбол буенча ихата турниры үтте.
Урындагы командалар биредәге йортлар ихаталарында төзекләндерелгән мәйданчыкларда көч сынашты. Аларны «Башкортстан ихаталары» программасы буенча эшләнгәннәр. Шуның аркасында балаларның елның теләсә кайсы вакытында хәвефсез урында уйнау һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге туды.
Ишембай, Ленин урамы, 2 - урындагы балаларны җәлеп итә бу урын. Реконструкциядән соң йорт яны территориясе кардиналь үзгәргән. Элек биредә иске хоккей тартмасы гына булган. Ул да буш тормаган, ә хәзер биредә балалар тагын да күбрәк. Җылы вакытта футбол уйныйлар, кышын шугалак салалар.
- Бу ихата өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Балалар бик канәгать. Безнең бик зур йортыбыз, 240 фатирыбыз бар. Бездә хәзер бөтен квартал балалары уйный, - ди биредә яшәүче Римма Фролова.
Программа кысаларында 25 яктырткыч урнаштырылган. Шулай ук парковка урыннары да төзекләндерелгән. Яшелләндерелгән һәм видеокүзәтү камералары урнаштырылган. 16 миллион сумга якын акча киткән, зур өлеше - республика бюджетыннан, 700 мең сумы - муниципаль акча.
Фото: mgazeta.com сайтыннан