Сербиядә самбо буенча дөнья чемпионаты һәм беренчелеге старт алды.
Эпидемиологик вәзгыять катлаулы булуга карамастан, ярышларга дөньяның 30 иленнән 400дән артык спортчы килгән. Русияне 40 спортчы тәкъдим итте.
Башкортстанда туып-үскән Фирзан Дилмиев җыелма команда копилкасын алтын медаль белән тулыландырды һәм үз авырлык категориясендә беренче урынны яулады. Фирзан Дилмиев Аскын районының «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы тәрбияләнүчесе булып тора. Аның тренеры - Руслан Аббязов.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Русия җыелма командасы ун медаль яулады: җиде алтын һәм өч көмеш.
Фото: Башинформ агентлыгы.