+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
12 ноябрь 2020, 19:16

Сибайлылар! Спорт мәйданчыгы сезне көтә!

Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов “ВКонтакте” челтәрендә зур шатлыгы белән уртаклаша:“Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе янындагы яңа спорт мәйданчыгы тулысынча әзер.

Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов “ВКонтакте” челтәрендә зур шатлыгы белән уртаклаша:
“Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе янындагы яңа спорт мәйданчыгы тулысынча әзер.
Шуны да әйтәсем килә, мәйданчык спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен генә түгел, ә ГТО нормаларын тапшыручылар өчен дә тәгаенләнгән. Бу безнең яңа спорт иҗтимагый киңлегебез-барлык теләүчеләр дә шөгыльләнә ала торган урын.

Монда 2,7 миллион сумлык заманча сертификацияләнгән җиһазлар - турниклар, гимнастика эскәмияләре, урам тренажерлары һәм башка җиһазлар урнаштырылган... Болар барысы да - сезнең өчен, хөрмәтле шәһәр халкы!
Яңа мәйданчыкка килегез! Саф һавада күнегүләр ясагыз! Көтәбез сезне!”

Белешмә өчен: ГТОның кече спорт мәйданчыклары өчен спорт-технология җиһазлар комплекты шәһәргә Башкортстан яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы тарафыннан «Демография» гомумдәүләт проекты («Спорт – тормыш нормасы» төбәк проекты) кысаларында тапшырылды. Шәһәр хакимияте акчасына балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе территориясендә нигез әзерләнгән һәм монтаж ясалган. Мәйданчыкта «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшыру үткәреләчәк.
Фото: Рөстәм Афзаловның “ВКонтакте” челтәрендәге сәхифәсеннән
Читайте нас