«Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында Белорет районының спорт мәктәбе яңа микроавтобус алды.
Проект нигезендә, мондый автомобильләр республиканың спорт мәктәпләре һәм спорт җыелма командалары өчен спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы һәм югары нәтиҗәлелек күрсәтүче учреждениеләр ала.
Спорт мәктәбе өчен бу - зур вакыйга: яңа автобус сыйдырышлы, җылы һәм уңайлы, барлыгы 18 урынлы ул. Мәктәптә ике меңнән артык укучы белем ала, балалар өчен 21 спорт төре буенча дәресләр алып барыла. Хәзер республика буенча ярышларга һәм якын-тирә шәһәрләргә бару тагын да уңайлырак булачак.
Мәктәпкә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
Фото: Белорет районы хакимиятенең матбугат хезмәте
# гомумдәүләтпроектлары
#нацпроекты
#национальныепроекты