Башкортстаннан 18 яшьлек спортчы Азалия Әминева 64 килограмга кадәр авырлыктагылар категориясендә Черногориядә узган бокс буенча Европа беренчелегендә җиңүче булды.
Финалда Азалия Украина спортчысы Марина Стойко белән очрашты. Европа беренчелегенең гомумкоманда исәбендә Русия җыелма командасы шулай ук беренче урынны яулады. Азалия Әминева Русия җыелма командасы составында Башкортстанның бердәнбер вәкиле.
Азалия Октябрьский шәһәрендә туган һәм үскән. Кыз бокс белән биш ел элек тренер Александр Савкин җитәкчелегендә шөгыльләнә башлаган.
2018 елда Европа беренчелегендә көмеш медаль яулады. Сербиядә 2018 елда Халыкара турнир җиңүчесе булган.
Азалия Русия беренчелекләре җиңүче дә.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.