Бүген Чиләбедә легендар якташыбыз, Көньяк Уралда дзюдо мәктәбенә нигез салучы Харис Монасыйп улы Йосыповка һәйкәл ачылды. Бюст Миллер исемендәге дзюдо буенча Олимпия әзерлеге үзәге янында урнаштырылган. Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар, дзюдо ветераннары һәм Харис Йосыповның гаилә әгъзалары катнашты.
Харис Монасыйп улы Йосыпов тумышы белән Салават районының Аркаул авылыннан. 1958 елда Чиләбе педагогия институтын тәмамлый һәм тренерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Ике елдан соң ул шәһәрдә Урал дзюдо мәктәбенә нигез сала. 17 ел дәвамында СССР җыелма командасын күнектрә, ике дөнья чемпионы, Олимпия уеннары призеры, 14 Европа чемпионы, ике атказанган спорт мастеры, 11 халыкара класслы спорт мастеры, 250 спорт мастеры тәрбияли. Харис Йосыпов үзе спорт мастеры һәм милли көрәш, классик, ирекле көрәш һәм самбо буенча Русия чемпионы була. 1993 елдан Чиләбедә ел саен аның исемендәге дзюдо буенча Бөтенрусия ачык турниры үткәрелә, туган авылында да милли көрәш буенча турнир уза. Харис Йосыпов - Чиләбе шәһәренең һәм Салават районының шәрәфле шәхесе.