+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
24 ноябрь 2020, 07:10

Әфарин, Азалия!

Төнлә Уфа аэропортында Европа чемпионы Азалия Әминеваны көчле алкышлар белән каршы алдылар.

Төнлә Уфа аэропортында Европа чемпионы Азалия Әминеваны көчле алкышлар белән каршы алдылар.

Кыз - чын легенда: 21нче гасырда республикадан яшүсмер кызлар арасында Европа беренчелегендә беренче җиңүче булды.

22 илдән иң көчле боксчыларны җыйган ярышлар 11-23 ноябрьдә Будва шәһәрендә (Черногория) узды. Азалия Румыния, Польша, Әрмәнстан, Украина вәкилләре белән көч сынашкан һәм барысын да җиңгән.

Азалия җиңүе нәтиҗәсендә бокс буенча дөнья беренчелегенә юллама яулаган һәм халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәгән.

- Барысы да планлаштырганча килеп чыкты, алтын медаль белән кайттым, - ди Азалия. – Миңа зур өметләр багладылар һәм җиңәрмен дип өметләндем. Финалда Украина вәкиле белән көч сынаштым һәм мине, бу кыз бик көчле һәм сиңа авыр булачак, дип кисәттеләр. Борчылдым, әмма курыкмадым, көндәшемне җиңүемә ышандым.

Европа ярышлары триумфаторын аэропортта Башкортстан бокс федерациясе вәкилләре, тренерлар һәм башка спортчылар каршы алды. Шулай ук, Азалия 9 гыйнварда Сербиядә узачак турнирда катнашачак. Аннары боксчы апрельдә узачак дөнья беренчелегенә әзерләнәчәк.

Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас