Приютовода Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 1983 елда төзелгән “Нефтяник” стадионында булды.
2013 елдан спорт корылмасы урындагы власть карамагына тапшырылды, ел саен монда корылмаларга ремонт үткәрелә.
Стадионда ике футбол яланы, баскетбол һәм ике волейбол мәйданчыгы, хоккей тартмасы, йөгерү юлы, ГТО нормативлары тапшыру өчен спорт комплексы бар. Барлыгы биредә 140лап кеше шөгыльләнә. Кышкы вакытта стадионда бушлай чаңгы прокаты эшли, физкультура дәресләре үтә.
Шул ук вакытта спорт корылмасына реконструкция таләп ителә. Кешеләр әйтүенчә, анда административ-көнкүреш бинасын да күздә тотарга кирәк.
Радий Хәбиров реконструкция проектын әзерләргә кушты.