25 ноябрьдә Хөкүмәт йортында Премьер-министр Андрей Назаров үсмер кызлар арасында бокс буенча Европа беренчелегендә җиңүче Азалия Әминеваны тәбрикләде.
Башкортстан спортчысы Черногориядә узган бокс буенча ярышларда ил җыелма командасы составында республиканың бердәнбер вәкиле булды. Азалия 64 килограммга кадәр авырлык категориясендә җиңү яулады, киләсе елның апрелендә кыз Польшада узачак дөнья чемпионатында Русия данын яклаячак.
Андрей Назаров Азалия Әминеваны һәм аның тренеры Александр Савкинны Европа беренчелегендә җиңү белән котлады, Башкортстан Хөкүмәте исеменнән Рәхмәт хатлары, шулай ук акчалата сертификатлар һәм сәгатьләр тапшырды.
- Сез бокс буенча дөнья чемпионатында да яхшы нәтиҗәләргә ирешерсез, дип ышанам. Сезгә җиңүләр һәм нык сәламәтлек телибез. Үз ягыбыздан, сезгә спортта да, эштә дә ярдәм итәргә әзербез, - диде Андрей Назаров.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте