Турнирда 9 җыелма команда катнашты: Ерак Көнчыгыш, Идел буе, Төньяк-Көнбатыш, Себер, Урал, Үзәк, Көньяк федераль округларыннан һәм Мәскәү белән Санкт-Петербургтан.Идел буе федераль округыннан җыелма команда мәртәбәле турнирның җиңүчесе булды. Команданы “Юлаевчылар” Олимпия резервындагы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Михаил Потапов җитәкләде. Команда составына безнең спорт мәктәбенең 10 тәрбияләнүчесе керде: Захар Галако, Федор Едренкин, Альберт Мөхәммәтшин, Егор Пашкин, Ярослав Стеценко, Георгий Сухарев, Артур Хафзетдинов, Ришат Хөсәенов, Иван Чаругин, Александр Шен.Башлангыч этапта Идел буе федераль округы командасы “А” төркемендә икенче урын алды. Безнең егетләр Төньяк-Көнбатыш, Урал, Көньяк федераль округлары командалары белән көч сынашканда өч җиңү яулады һәм Үзәк федераль округыннан бер тапкыр җиңелде.Чирекфиналда һәм ярымфиналда безнекеләр Санкт-Петербургны - овертаймда 3:2 белән һәм Үзәк федераль округны төп вакытта җиңде. Финал матчы безнең команда өчен җитди сынау булды, алар аны лаеклы үтте, Мәскәү командасын буллитлар сериясендә уздылар (3:2Б).