+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
10 декабрь 2020, 11:55

Баймакта хоккейны яраталар

Баймак районының Түбә авылында хоккей мәйданчыгы ачылды.

Баймак районының Түбә авылында хоккей мәйданчыгы ачылды.

Районда боз мәйданчыклары барлыкка килү белән бу спорт төренә игътибар күпкә арткан. Хәзер Түбә авылында "Караташ" дигән хоккей командасы барлыкка килгән. Бүген командада төрле яшьтәге 20дән артык ир-егет уйный.

Әлеге вакытта "Караташ" командасы Баймак хоккей лигасында көч сынаша һәм алдынгылар арасында бара. Алар үзләренең яхшы уеннары белән районда дан тота.

Лиганы оештыручылар белдерүенчә, һәр хоккейчы үзен күрсәтергә тырыша. Чөнки сезон ахырында лиганың иң яхшы уенчылары билгеләнәчәк һәм алар республика ярышларында район данын яклаячак.

Фото: bash.news сайтыннан.


Читайте нас