Русия фигуралы шуу остасы, искиткеч чибәр милләттәшебез Алинә Заһитова үзенең туклану режимы турында сөйләде.
Олимпия уеннары чемпионы сүзләренә караганда, аңа хәтта су эчкәндә дә үзен чикләргә туры килгән.
- Иртән мин үлчәүгә басам. Авырлыгым аткан булса, мин үземне көн дәвамында чиклим. Әгәр авырлык нормаль булса, көндезге ашны ашыйм да кичкә аз гына капкалап алам, - дип сөйләде спортчы "Instagram"ның туры эфирында. - Мин иртәнге ашны ашамыйм диярлек.
Олимпия уеннары сезонында мин су эчмәдем диярлек. Авырлыкны саклап калу өчен үзеңне хәтта су эчүдә дә чикләргә кирәк.
Фото: almode.ru сайтыннан.