Быел Башкортстанда узган елга караганда 100гә күбрәк шугалак төзелгән.
Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернетта "Вконтакте" социаль челтәрендә язган.
"Быел шугалак һәм хоккей тартмалары гадәттәгедән 100гә күбрәк салынды, алар хәзер сезонлы шугалаклар белән бергә - 638. Болар барысы да балалар һәм өлкәннәр күбрәк вакытын урамда үткәрсен өчен эшләнде, чөнки биналарда авыру йоктыру ихтималы югарырак. Сәламәт булыгыз һәм күбрәк спорт белән шөгыльләнегез!", - дип язган ул.
Фото: Радий Хәбировның сәхифәсеннән.