+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
15 гыйнвар 2021, 22:55

"Урал Батыр" турниры иң яхшысы булды!

Эльбрус Нигъмәтуллинның «Урал Батыр» турниры 2020 елда иң яхшысы дип табылды.

Эльбрус Нигъмәтуллинның «Урал Батыр» турниры 2020 елда иң яхшысы дип табылды.

«Русия көч экстримы федерациясе» оешмасы президенты Василий Грищенко көч экстримы буенча «Урал Батыр» ачык республика турнирын быел иң яхшысы дип таныды.

Исегезгә төшерәбез, 27 декабрьдә, республика спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында, Уфада республиканың спорт әзерлеге үзәгендә «Урал Батыр» көч экстримы буенча турнир узды, аны Русия спортчысы, пауэрлифтинг һәм армреслинг буенча спорт мастеры, 2005 елда «Планетаның иң көчле кешесе» ярышлары вице-чемпионы, «Русиянең иң көчле кешесе» турнирында дүрт тапкыр җиңүче Эльбрус Хәмит улы Нигъмәтуллин алып барды.

Турнирда Русиянең 7 төбәгеннән 10 спортчы катнашты. Атлетлар биш күнегүдә ярышты.

Башкарылган дисциплиналар нәтиҗәләре буенча гомум зачетта Белгородтан 23 яшьлек Давид Шамей җиңде. Икенче һәм өченче урыннарда Мәскәүдән Максим Дворецкий һәм Дмитрий Логунов урнаштылар.

- Бу, чыннан да, иң яхшы турнир булды, оператив, бердәм эшләдек. Әлеге чара статуслы, безне дәрәҗәле кунаклар каршы алды. Ярышларда бөтен Русиядән иң көчле спортчылар катнашты һәм искиткеч нәтиҗәләргә иреште, - диде Эльбрус Нигъмәтуллин.
Читайте нас: