18 гыйнварда Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров джиу-джитсу һәм грэпплинг буенча Джефф Монсон мәктәбен ачу тантанасында катнашты. Тантаналы чара Рима Баталова исемендәге республика спорт әзерлеге үзәгендә узды. Ул танылган спортчының 50 еллыгына багышлана.
– Бүген республикада тарихи вакыйга - атаклы көрәшче Джефф Монсон джиу-джитсу һәм грэплинг буенча үз мәктәбебезне ача, - диде Радий Хәбиров. - Берничә ел элек мин Джефф белән таныштым һәм аның танылган спортчы гына түгел, зур йөрәкле кеше булуын күрдем. Уфада яңа көрәш мәктәбен ачу - Башкортстанда спортны үстерүгә зур өлеш кертә. Меңләгән малай һәм кыз үз-үзеңне яклау нигезләрен өйрәнәчәк, ә кемдер безнең Джефф кебек бөек спортчы булачак.
Джефф Монсон чарада катнашучыларга спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә игътибар күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.
– Мин үз белемнәрем һәм тәҗрибәм белән бөтен кеше белән уртаклашырга әзер, - диде спортчы - Спорт һәрвакыт кешеләрне берләштерә. Джиу-джитсу һәм грэпплинг секцияләре республиканың барлык халкы өчен дә ачык булсын өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләячәкмен. Ә монда, Башкортстанда, үземне өйдәге кебек хис итәм. Якындагы елларда үземне республикада спорт һәм көрәш үсешенә багышларга ниятлим.
Фото: Бшкортстан Башлыгы