-1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
22 гыйнвар 2021, 13:25

Чаңгычыларның бармакларын кисәләр...

28 градус салкында үткән марафонда берничә спортчының кул-аяклары туңган.

28 градус салкында үткән марафонда берничә спортчының кул-аяклары туңган.

Швейцариядә La Diagonela марафонында катнашканда төрле илләрдән килгән спортчылар аяк бармакларын туңдырган. Күпләре дәваханәгә эләккән. Бу хакта NRK басмасы хәбәр итә.
Марафон 16 гыйнварда узган. Бу көнне трассаның кайбер участокларында һава температурасы минус 28 градуска җиткән. Марафон тәмамланганнан соң берничә спортчы бик нык өшүгә зарланган.
Басма мәгълүматлары буенча, чаңгычылар - швед Микаэль Эклеф һәм немец Патрик Оттилингерның икесенең дә аяк бармаклары туңып, некроз башланган. Беренчесенең аягындагы баш бармагын, ә Оттилингерның кулындагы ике бармагын кисүләре ихтимал.
“Травма бик җитди, табиблар бармакны саклап калып булырмы икәнен үзләре белми. Ул эчтән чери. Вакыт кына нәрсә буласын күрсә ала", - дигән Эклеф.
“Марафон дистанция уртасында тәмамланды. Бернинди авырту тоймадым. Бер кулыма кагылып, аның таш кебек булуын аңладым. Ул тулысынча ак иде. Шунда гына мин моның куркыныч нәрсә булуын аңладым", - дип сөйләгән Оттилингер.

La Diagonela марафоныннан соң, дәваханәгә узышның көмеш призеры, норвегияле Андреас Нигаард һәм швед Бритта Йоханссон-Норгрен та эләккән. Аларда туңу билгеләре ачыкланган. Спортчылар социаль челтәрләргә шаккатыргыч фотолар куйган.

Фото:eurosport.ru
Читайте нас: