+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
23 гыйнвар 2021, 15:49

Дүртөйледә спорт бәйрәме гөрләде

2021 ел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан "Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы" дип игълан ителде. Әлеге карарга ярашлы, бүген республикабызның бөтен мәктәпләрендә дә сәламәтлек көне узды. Спорт чараларының барысы да диярлек тышта саф һавада оештырылды. Дүртөйле районы мәктәпләре дә сәламәтлек көнендә актив катнашты.

Дүртөйле шәһәренең 2нче лицееның спорт мәйданчыгы бүген балаларның шат авазыннан гөрләп торды. Биредә 1-6нчы сыйныф укучылары өчен зур спорт бәйрәме оештырылды. Командалар чана һәм чаңгы шуды, тюбингларда ярышты, күңелле эстафеталарда көч сынашты.

Спорт бәйрәмен тамаша кылырга, теге яки бу командага көч биреп торырга балаларның әти-әниләре дә килде. Төп командалар составында чыгыш ясамаучы укучылар да читтә калмады: алар өчен кар бабай әвәләү, кар шәһәрчеге төзү кебек иҗади бәйгеләр тәкъдим ителде.

Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Аның нәтиҗәләре буенча балаларга мактау кәгазьләре, кечкенә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

- Спорт бәйрәме сыйныфыбыз фотоальбомының чагу битләренең берсе булачак, - дип уртаклашты 3 Б сыйныфының җитәкчесе Гөлназ Басыйрова. - Безнең 3 Б чарада икенче урын алды. Гомумән, укучыларыбыз спортны бик ярата, мәктәптә, районда үткәрелүче барлык бәйгеләрдә дә актив катнашабыз, даими рәвештә җиңүче дипломнарына лаек булабыз.

Былтыр, мисал өчен, чаңгы ярышында яшьтәшләре арасында безнең сыйныф укучылары Эльза Шәрипова белән Аяз Латыйпов беренче урын алганнар иде. Быел да әлеге ярышка җитди әзерлек алып барабыз. Сәламәтлек елында мәктәбебездә спорт бәйрәмнәре еш үткәреләчәк.

Фото: Миләүшә Латыйпова.

Читайте нас: