+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
26 гыйнвар 2021, 12:40

"Тренерым - гений..."

Польшаның Гданьcк шәһәрендә шорт-трек буенча Европа чемпионатында өч алтын һәм бронза медаль яулаган Башкортстан спортчысы Семен Елистратов Уфага кайтты.

Польшаның Гданьcк шәһәрендә шорт-трек буенча Европа чемпионатында өч алтын һәм бронза медаль яулаган Башкортстан спортчысы Семен Елистратов Уфага кайтты.

Шунысы игътибарга лаек, узган континенталь беренчелектә Уфа спортчысы өч бронза һәм бер алтын медаль белән кайткан иде. Башкортстан башкаласы аэропортында халыкара ярышларның триумфаторын яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибуллин, абыйсы Степан һәм Семен Елистратов исемендәге шорт-трек үзәгендә тәрбияләнүчеләр каршы алды.

- Мине Олимпиададан соң да болай каршы алмадылар, - ди спортчы. - Бу дүрт медальнең һәрберсе минем өчен мөһим. Алар артында авыр хезмәт тора. Яртысыннан артыгы тренерым Максимов Андрей Ивановичның - казанышы. Без бу сезонга әзерлекне үзгәрттек, ягъни март аеннан мин Уфада әзерләндем. Димәк, Уфа бозы миңа бу нәтиҗәләргә ирешүдә ярдәм итте. Тренерым - гений.

Семен Елистратов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка башкалада шорт-трек үзәген аның исеме белән атаулары өчен рәхмәт белдерде. Һәм бу репортаж вакытында Европа чемпионаты комментаторлары моны берничә тапкыр ассызыклады.

- Без Радий Фәрит улы белән сөйләштек, бу - беренче чиратта, җаваплылык һәм хөрмәт. Әгәр бу медальләр кемне дә булса шорт-трекка барырга һәм нәтиҗәләргә ирешергә этәрсә, мин бу юлдан юкка гына бармыйм дигәнне аңлата, - диде Елистратов.

Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас: