+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
27 гыйнвар 2021, 14:50

Баймак батыры сынатмады

Баймак спортчысы Надир Гыйззәтуллин төбәкара бокс турнирында бронза медаль яулады.

Баймак спортчысы Надир Гыйззәтуллин төбәкара бокс турнирында бронза медаль яулады.

Агымдагы елның 19-22 гыйнварында Ырынбур шәһәренең “Олимпийский” спорт комплексында В. Н. Канюков истәлегенә 2003-04 елгы үсмерләр арасында XXV ачык төбәкара бокс турниры узды.

Дүрт көн дәвамында Русиянең 20дән артык төбәгеннән 130 спортчы, шулай ук, Сочи шәһәре өчен чыгыш ясаган Куба вәкилләре, иң көчлеләр исеме өчен көрәште.

Турнирны ачу тантанасы 19 гыйнварда “Олимпийский” спорт комплексында үтте. Шунда ук барлык көрәшләр дә узды. Ярышларда “Иң яхшы техника өчен”, “Җиңүгә омтылыш өчен”, “Тамашачылар симпатиясе призы”, “Иң яхшы боксчы” номинацияләрендә махсус призлар булдырылды.

Бу турнирда Баймак шәһәре балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе спортчысы Надир Гыйззәтуллин (тренеры - Д. Х. Рөстәмов), уңышлы чыгыш ясап, бронза медаль яулады. Надирны барлык якташлары, райондашлары бу җиңүе белән котлый.
Фото: vk.com/education_baimak
Читайте нас: