-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
3 февраль 2021, 16:20

“Барс” клубының тугыз спортчысы алтын медаль яулады

Сәүдә-икътисад колледжының спорт залында Уфаның ушу-саньд буенча шәһәре чемпионаты һәм ачык беренчелеге узды.

Сәүдә-икътисад колледжының спорт залында Уфаның ушу-саньд буенча шәһәре чемпионаты һәм ачык беренчелеге узды.

Ярышлар Әфганстанда 40нчы армия бурычларын үтәүне төгәлләүнең 32 еллыгына багышланган иде, хәрби-патриотик эш айлыгы кысаларында үткәрелде. Оештыручылар - Уфа шәһәре спорт комитеты, Башкортстан Ушу федерациясе, “Боевое братство”ның Башкортстан бүлеге.

Ярышларда Уфа, Сибай, Баймак, Белорет, Октябрьскийдан 250дән артык бала катнашты. Ачылу һәм бүләкләү тантанасында “Боевое братство”ның Башкортстан бүлеге башкарма комитеты әгъзасы Альберт Йомагулов һәм Уфаның Калинин районы ветераннар оешмасының башлангыч бүлеге җитәкчесе Илгиз Зәйнуллин катнаштылар. Ярыш призерлары грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Баймакның “Барс” командасыннан чемпионатта 13 спортчы катанашты. 9 спортчы үз авырлык һәм яшь категорияләрендә алтын медаль яулады, команда 5 урынны алды.

Фото: baimak.bashkortostan.ru
Читайте нас: