+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
5 февраль 2021, 23:55

Урал аръягында дүрт яңа ринг булачак

Баймак һәм Сибай спортчыларына спорт җиһазлары тапшырдылар.

Баймак һәм Сибай спортчыларына спорт җиһазлары тапшырдылар.
Алексей Евстигнеевның горурлыгы – күптапкыр Бөтенрусия ярышлары җиңүчесе Регина Нурмөхәммәтова һәм самбо буенча дөнья чемпионатының икенче призеры Марсель Юлдашев. Хәер, аның өчен барлык тәрбияләнүчеләре дә - җиңүчеләр. Яңа җиһазларга алар бик шат.

Алексей Евстигнеев билгеләвенчә, барлык балалар да сәләтле, алар белән эшләргә генә кирәк. Иң мөһиме – аларда теләк булсын. Биредә игътибар, ярдәм өчен бик рәхмәтлеләр.

Баймак районына республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов һәм яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов килде. Алар Баймактагы, Ургаза физкультура-савыктыру комплексларында, Иске Сибай һәм Әхмәр авылларындагы мәктәпләрдә булды. Спорт җиһазларын яңарту Башкортстан Хөкүмәтенең һәм Урал аръягы җәмәгать башлангычларының уртак проекты кысаларында мөмкин булды.

Арытаба кунаклар Сибайга юлланды, анда Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә бүләкләр тапшырдылар. Урал артында беренче тапкыр дүрт яңа ринг булачак.
Фото: Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы.
Читайте нас: