+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
7 февраль 2021, 00:40

Якташыбыз - Русия чемпионы!

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров якташыбыз, спортчы Азалия Әминеваны Русия беренчелегендә җиңүе белән котлады.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров якташыбыз, спортчы Азалия Әминеваны Русия беренчелегендә җиңүе белән котлады.

Бу хакта ул Интернетта язма бастырды.

"Октябрьский шәһәреннән якташыбыз Азалия Әминеваны чираттагы җиңүе белән котлыйм. Бу юлы ул әлеге көннәрдә Мәскәү өлкәсендә узган яшүсмерләр арасында бокс буенча Русия беренчелегендә җиңүче булды. Финалда Азалия 64 килограммга кадәр авырлык категориясендә җиңү яулады.

Дөресен генә әйткәндә, мин Азалиядә шикләнмәдем. Бу яшь кызның безгә тагын бер җиңү алып килүен аның тренеры белән аралашканнан соң аңладым.

Бу аның Черногориядә бокс буенча Европа беренчелегендә җиңүеннән соң була. Кыз, әлбәттә, уникаль. Чибәр һәм акыллы. Безнең горурлыгыбыз!

Азалиягә һәм аның тренерына яңа җиңүләр телим. Ә без киләчәктә дә аның өчен җан атачакбыз һәм бөтен республика белән ярдәм итәчәкбез", - дип язган ул.

Фото: Башинформ
Читайте нас: