Узган ял көннәрендә республика спортчылары янә берничә җиңү яулады.
6 февральдә "Уфа" футбол клубы Төркиядә укыту-күнекмәләр җыены барышындагы контроль матчта Латвиянең "Вентспилс" футбол клубын җиңде. Матч 1:0 исәбе белән тәмамланды. Бердәнбер голны легионерыбыз Комнен Андрич кертте.
Шулай ук, Уфаның Г. Кадыйров исемендәге техник спорт төрләре үзәгеннән Никита Богданов икенче ел рәттән Уфадагы үсмерләр арасында Русия беренчелегенең беренче көне кысаларында уйнатылган Габдрахман Кадыйров мемориалы җиңүчесе булды. Кичә шәхси беренчелектә Никита Богданов шулай ук җиңү яулады. Г. Кадыйров исемендәге техник спорт төрләре үзәгеннән тагын бер тәрбияләнүче Никита Тарасов бронза медаль яулады.
Ярославльдә узган яшүсмерләр арасында фристайл буенча Русия беренчелегендә Уфа шәһәренең тау чаңгысы спорты буенча Олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре ике көмеш медаль яулады. Арина Муллагалиевага һәм Илдар Хәкимовка алдагы ярышларда да җиңүләр телибез.
Спорт эшлеклесе һәм «Физик культура һәм спорт отличнигы» Г. И. Михеев истәлегенә багышланган самбо буенча Бөтенрусия ярышларында Уфа кызы Алия Мөхәммәтҗанова 48 килограмга кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулады.
Шулай ук, хоккейчыларыбыз да җанатарларын сөендерде. "Салават Юлаев" хоккей командасы 4:0 исәбе белән Хабаровскиның "Амур" командасын отты.
Киләсе ярышларда да спортчыларыбызга уңышлар телибез!
Фото: Башинформ