+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
8 февраль 2021, 13:30

Үзебезнең Алинәгә җитәме соң?!

Фигуралы шуу буенча иң чагу йолдызларның чыгышларын карадыгызмы, дуслар?

Фигуралы шуу буенча иң чагу йолдызларның чыгышларын карадыгызмы, дуслар?
Беренче канал кубогы өчен барган ярыш, чынлап та, бик кызу һәм дулкынландыргыч булды. Мондый форматта Русия ярышлары беренче тапкыр оештырылды.

Команда капитаннары — Олимпия чемпионы Алинә Заһитова һәм Олимпиаданың ике тапкыр көмеш призеры Евгения Медведева үз төркемнәрендәге һәр чыгыш өчен “ут йотып” торды.

Безнең Алинә Заһитова бу юлы да сынатмады, яшь һәм сәләтле спортчылардан торган командасы белән җиңү яулады. Командага хәлиткеч балларны яшь йолдызчыклар — ялгыз шуудагы кызлар алып килде. Олимпия чемпионы командасы, 2634,95 балл җыеп, 5 миллион сум күләмендә призга лаек булды.

Икенче урын алган Евгения Медведева командасы 2606,21 балл җыйды һәм үз казанышлары өчен 3 миллион сум акча алды. Алар, шулай ук, "Тамашачылар симпатиясе" призын отты, моның өчен командага тагын 1 миллион сум акча бирелде.

Фото: fsledokol.ru
Читайте нас: