-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
9 февраль 2021, 15:30

"Бүген монда җыелуыбызга бик шатмын..."

9 февральдә Уфада үсмерләр (19-21 яшь) арасында биатлон буенча Бөтенрусия ярышлары старт алды.

9 февральдә Уфада үсмерләр (19-21 яшь) арасында биатлон буенча Бөтенрусия ярышлары старт алды.

Турнирны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе, республиканың Биатлон һәм чаңгы ярышлары федерациясенең попечительләр советы рәисе Александр Сидякин, яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов, Русия Биатлончылар берлеге идарәсе әгъзасы, өч тапкыр дөнья чемпионы, Олимпия уеннары чемпионы, Русянең атказанган спорт мастеры Иван Черезов катнашты.

Бүген монда җыелуыбызга бик шатмын. Пандемия вакытында без яхшы ярышларны сагындык, - диде Александр Сидякин. - Башкортстанда биатлонны бик яратабыз. Бездә аның белән меңгә якын кеше шөгыльләнә - зур шәһәрләрдә дә, авыл спорт үзәкләрендә дә. Республикада бик шәп биатлон комплексы булдырылган, ул иң югары дәрәҗәдәге ярышларны кабул итә ала. Без биатлончылар Максим Чудов, Антон Бабиков, Эдуард Латыйповның җиңүләре белән горурланабыз. Сезгә уңышлар телим!

- Башкортстан - бик бай биатлон тарихы булган төбәкләрнең берсе, - дип билгеләде Иван Черезов. - Шушы көннәрдә дөнья чемпионаты старт ала, илебез җыелма командасындагы алты спортчының икесе - Башкортстанда туган. Бу - Антон Бабиков һәм Эдуард Латыйпов. Безнең биатлонның халыкара ярышларда җиңүе өчен күп көч куючыларга рәхмәт.

Тантаналы чара тәмамланганда Александр Сидякин биатлонны һәм чаңгы узышын алга таба үстерү өчен спорт җиһазлары һәм техника сатып алуга сертификатлар тапшырды. Алар Уфа, Белорет спорт мәктәпләре җитәкчеләренә, Күмертау, Октябрьский, Нефтекама, Ишембай һәм Мишкә районнарына бирелде.

Фото: Башинформ сайтыннан
Читайте нас: