+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
9 февраль 2021, 15:10

Кырмыскалы егете - беренче

Узган шимбәдә Уфа районының Николаевка авылында кышкы триатлон буенча Башкортстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге үтте. Ярышларда Уфа, Мәләвез, Салават, Ишембай, Агыйдел, Благовещен шәһәрләреннән һәм Кырмыскалы, Мишкә, Уфа районнарыннан 87 спортчы катнашты.

Узган шимбәдә Уфа районының Николаевка авылында кышкы триатлон буенча Башкортстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге үтте.
Кырмыскалы районының Илтирәк авылында яшәүче Владимир Алешин аннан беренче урын алып кайтты.
Үзенчәлекле ярышта җиңүгә ирешү өчен, әлбәттә, байтак көч салырга туры килгән. Республикабызның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән көчле ярышташлары белән өч километр араны - йөгереп, 5 километрны – велосипедта һәм 5 километрны чаңгыда үтәләр. Ял көннәрендә һава торышының нинди булуын исәпкә алып, бу җиңү, әлбәттә, спортчының күп көчен ала, ләкин байтак ярышлардан җиңү яулап кайткан егетебез бу юлы да сынатмый. Ә инде икенче һәм өченче урыннарда, туры килүенчә, Мишкә районыннан Эдик Иванчин һәм Уфадан Эдуард Шафиев.
Владимир Анатольевич бу ярыштан бай тәэссоратлар алып кайткан.
- Көн саен эштә булуыма карамастан, күнекмәләрне калдырмадым. Шуңа нәтиҗәсе дә куанырлык булды. Яңарак кына Ижевск шәһәрендә спорт сөючеләр арасында узган триатлон буенча Русия чемпионатында да яхшы гына чыгыш ясадым – үземнең яшь категориясендә 4нче урынга лаек булдым, ә республикабыз данын яклаучылар арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәттем, - ди Владимир, шатлыгы белән уртаклашып.
Владимир Алешинны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңадан-яңа җиңүләр яулавын телибез!
Фото: Владимир Алешинның социаль челтәрдәге битеннән алынды.
Читайте нас: