+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
10 февраль 2021, 12:05

Безнекеләргә тиңнәр юк!

Соңгы арада дөнья күләмендә узган ярышларда җиңүләр яулаган Русия спортчылары арасында Башкортстан вәкилләре дә булды һәм нәкъ менә алар Русия командасын алга чыгаруда төп рольне уйнады. Түбәндә аларның киң танылу китергән чыгышларына аерым тукталабыз.

Соңгы арада дөнья күләмендә узган ярышларда җиңүләр яулаган Русия спортчылары арасында Башкортстан вәкилләре дә булды һәм нәкъ менә алар Русия командасын алга чыгаруда төп рольне уйнады. Түбәндә аларның киң танылу китергән чыгышларына аерым тукталабыз.

Башкортстан егете беренчелек китерде!

Соңгы арада биатлон буенча Русия командасы уңышлы чыгыш ясый алмады. Катнаш эстафетага кил­гәндә, 9 ел призлы урыннар яулаганыбыз булмады. Әмма күптән түгел Башкортстан егете Русиягә беренчелекне китерде.
Германиянең Оберхоф шәһә­рендә үткән ярышлардагы катнаш эстафетада Ульяна Кайшева, Светлана Миронова, Александр Логинов һәм якташыбыз Эдуард Латыйпов катнашты. Безнең спортчыбыз соңгы этапны үтте һәм финишта, Норвегия спортчысын бер секундка узып, җиңү китерде. Эдуард бөтен этап спортчылары арасында иң яхшы вакытны да күрсәтте. Алдагы ярышларда да якташыбызга уңышлар теләп калабыз!

“Тренерым – гений...”

Күптән түгел, Польшаның Гданьcк шәһәрендә шорт-трек буенча Европа чемпионатында өч алтын һәм бронза медаль яулаган Башкортстан спортчысы Семен Елистратов Уфага кайтты.
Шунысы игътибарга лаек, континенталь беренчелектә Уфа спортчысы өч бронза һәм бер алтын медаль белән кайткан иде. Башкала аэропортында халыкара ярыш­ларның триумфаторын яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов, абыйсы Степан һәм Семен Елистратов исемендәге шорт-трек үзәгендә тәрбияләнүчеләр каршы алды.
– Мине Олимпиададан соң да болай каршы алмадылар, – ди спортчы. – Бу дүрт медальнең һәрберсе минем өчен мөһим. Алар артында авыр хезмәт тора. Яртысыннан артыгы тренерым Андрей Иванович Мак­симовның казанышы. Без бу сезонга әзерлекне үзгәрттек, ягъни март аеннан мин Уфада әзерләндем. Димәк, миңа бу нәтиҗәләргә ирешүгә Уфа бозы ярдәм итте. Тренерым – гений.
Семен Елистратов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка башкалада шорт-трек үзәген аның исеме белән атаган өчен рәхмәт белдерде. Һәм репортажлар вакытында Европа чемпионаты комментаторлары моны берничә тапкыр ассызыклады.
– Без Радий Фәрит улы белән сөйләштек, бу – беренче чиратта, җаваплылык һәм хөрмәт. Медаль­ләрем кемне дә булса шорт-трекка барырга һәм нәтиҗәләргә ирешергә этәрсә, бу минем әлеге юлдан юкка гына бармавымны аңлата, – диде Семен Елистратов.

Бронза – бобслейчыларда!

Шушы көннәрдә Башкортстан спортчылары бобслей һәм скелетон буенча призлы урыннар яулады. Бу хакта Интернет челтәрендә Баш­кортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов хәбәр итте.
“Әгәр дә спортчылар әзерләүгә Русиянең атказанган тренеры Рөстәм Фәезов алынса, нәтиҗәләр, һич­шиксез, булачак! Бүген иртән Рөстәм Шәрифович белән очраштык һәм берничә мәсьәләне хәл иттек.
Спортчылар, үз чиратында,
призлы урыннар белән сөендерә. Австриянең Инсбрук шәһәрендә бобслей буенча Дөнья кубогының йомгаклау этабында Башкортстан вәкиле Ростислав Гайтюкевич экипажлар арасында бронза медаль яулады.
Бер көн элек республиканың тагын бер вәкиле Александрны Третьяков скелетон буенча дөнья кубогында алтын медаль алды.
Ростислав белән Александр һәм Рөстәм Шәрифовичны Дөнья кубогы этабын яхшы тәмамлаулары белән котлыйм!” – дип язган ул.

Дүрт җиңү – рәттән!

“Урал” волейбол командасы Русия Суперлигасында яхшы уен күрсәтә. Соңгы матчта спортчыларыбыз, “Галпром-Югра” командасын 3:2 исәбе белән тәмамлап, рәттән 4нче уенда җиңде. Моңа кадәр алар “Белогорье”, “Факел”, “Енисей” командаларын отты.
Шунысы куанычлы, команда лидерлары – Башкортстан волейболы вәкилләре Егор Феоктистов һәм Евгений Рыбаков. Соңгы матчларда алар иң яхшы уеннарын күрсәтә алды.
Шулай ук, Русия Югары лигасында чыгыш ясаучы Стәрле­тамакның “Тархан” командасы, даими чемпионатта көнчыгыш зонасында өченче урын яулап, плей-офф этабына чыкты. Алдагы матчларда аларга уңышлар телибез!

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас: