+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
11 февраль 2021, 21:50

120 меңнән артык кеше чаңгыга басачак

"Русия чаңгы юлы-2021" Башкортстанның барлык 63 муниципаль берәмлегендә республикада Сәламәтлек һәм актив озын гомер елын ачачак беренче киңкүләм спорт чарасы булачак. Төбәкнең яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов сүзләренә караганда, 120 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк.

- Без зур әзерлек юлын уздык һәм 13 февральдә «Русия чаңгы юлы» старт алачак. Республика әзер. Төп стартлар Уфада җиде мәйданчыкта планлаштырылган. Мин шәһәр хакимияте башлыгы Сергей Греков белән бергә «Биатлон» спорт-сәламәтләндерү комплексында булачакмын, анда ярышка старт бирәчәкбез, - диде «Башинформ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Руслан Хәбибов.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Министрлар Кабинетына һәм муниципаль түрәләргә «Русия чаңгы юлы-2021» ярышларына Олимпия чемпионнарын, халыкара ярышлар призерларын һәм башка танылган спортчыларны җәлеп итәргә кушкан.

Теләгән һәркем илнең иң зур ярышына чыгарга мөмкин. Иң мөһиме - ярышларда катнашуга терапевттан белешмә булу. Әгәр андый белешмә юк икән, катнашучы урында расписка язачак. Барлык төркемнәр өчен дә дистанция - 3 чакрым, спортчылар һәм чаңгы ярышларын яратучылар өчен – 5 чакрым.

"Русия чаңгы юллары"нда җиңүчеләргә медальләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Махсус приз белән ярышның иң яшь һәм иң тәҗрибәле катнашучысын билгеләячәкләр.

Фото: Башинформ
Читайте нас: