+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
12 февраль 2021, 15:10

Чемпионнар үстерәбез!

2019 елда Стәрлебашка эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Стерля» спорт-сәламәтләндерү комплексында булган иде. Яшь спортчылар, ярышларга йөрү өчен автобус бирүне сорап, шунда төбәк Башлыгына мөрәҗәгать итте. Узган елда спорт мәктәбе «ГАЗель NEXT» автобусы алды.

Хәзер спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар һәм яшүсмерләр төрле дәрәҗәдәге ярышларда һәм турнирларда катнаша ала. Җиңү дә озак көттермәде. Агымдагы ел башында көрәшчеләр Альфред Колсарин һәм Азамат Собхангулов Башкортстан яшьләренең «Йыйын» төбәкара мәгариф-мәдәни форумы ярышларында беренче урыннарны яулады.

Агыйделдә билбау көрәше буенча үткән Башкортстан беренчелегендә дә укучылар югары күрсәткечләргә ирешкән: Камилә Рәфыйкова - 1нче урын, Әслиддин Отабоев 2нче урын яулаган. Медальләрне спортчылар 2007-08 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча Башкортстан беренчелегендә дә яулаган.

Ринат Аллабирдин үз авырлык категориясендә чемпион булган һәм Бөтенрусия ярышларында республика җыелма командасы составында чыгыш ясау хокукына ирешкән. Искәндәр Арсланов һәм Рамил Көмешбаев - көмеш, Илмир Аккубаков бронза медальләргә лаек булганнар.

Күптән түгел узган III Евразия студентлар уеннарында Камилә Рәфыйкова, дөнья чемпионына гына оттырып, пьедесталның икенче баскычына күтәрелде.

Фото: Башинформ
Читайте нас: